Иртәгә, 22 нче ноябрь көнне, «Татарстан» дәүләт радиосында (99,2 FM ешлыгы) 07:20 сәгатьтә «Яңа көн» тапшыруының чираттагы чыгарылышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның катнашуы көтелә.
Тапшыру барышында көзге чордан кышка күчкәндә терлекләр һәм кош-корт арасында нинди авырулар килеп чыгу куркынычы булуы, аларны булдырмас өчен республиканың ветеринария хезмәте нинди эшләр башкаруы хакында әңгәмә корылачак.
Шулай ук радио тыңлаучыларның сорауларына да җавап бирелер дип көтелә.
Сорауларны тапшыру барышында шалтыратып 555-55-13 телефоны аша бирә аласыз.
Тапшыруның алып баручысы — Рәзин Нуруллин.